Авыл җирлекләрендә очрашулар башланды
Чираттагы шундый очрашулар Михайловка һәм Тойгелде җирлекләрендә узды
Район җитәкчелеге авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән мөмкинлек булган саен очрашырга, аларны борчыган мәсьәләләр белән танышырга, җирлекләрдә башкарылган эшләр белән һәрдаим хәбәрдар булырга тырыша.
Шуңа да җирлекләрдә халык белән очрашулар уздыру матур традициягә әверелде. Чираттагы шундый очрашулар Михайловка һәм Тойгелде җирлекләрендә узды.
Аларда муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин, район кураторы - ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, район прокуроры Булат Галимуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рамиль Мөхсинов, җаваплы бүлек җитәкчеләре катнашты.
Михайловка һәм Тойгелде җирлекләре башлыклары – Нәҗимә Ращупкина һәм Дамира Гыйлаҗева җирлекләрдә 8 айда башкарылган эшләр, хәл ителгән мәсьәләләр, халыкны борчыган сораулар белән таныштырдылар.
Альберт Борһанов Татарстан Республикасының Россиядә һәм башка чит илләрдә тоткан урыны, социаль-икътисадый юнәлештәге уңышлары хакында сөйләде. Альберт Хуҗин районның бүгенге яшәеше, җирлегебездә яшәүчеләр өчен булдырылган мөмкинлекләр белән таныштырды.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев