Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Авыл җирлекләрендә берничә атна дәвам иткән халык җыеннары төгәлләнде

Аның соңгылары Симәк һәм Метрәй авыл җирлекләрендә узды

Җыеннарда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты. Шулай ук район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов, ТР буенча Россия Социаль фондының Мөслим районындагы клиент хезмәте бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева, участок полиция инспекторы Илдар Маликов җыеннарның кунагы булдылар.

Метрәй авыл җирлеге башлыгы  Илдус Шәмгунов җирлекләрдә ел дәвамында башкарылган эшләр һәм агымдагы елга куелган бурычлар хакында сөйләде. 

Метрәй авылы китапханәчесе Римма Даутова китапханәнең эшчәнлеге белән таныштырды, ел дәвамында үткәрелгән чаралар хакында сөйләде.

Участок полиция инспекторы Илдар Маликов район һәм җирлектәге оператив хәл белән таншытырды.

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов җирлек эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, район күләмендә узган чараларда актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Районда башкарлыган эшләр һәм ирешелгән уңышлар белән таныштырды.

Җыенда авыл халкын борчыган сораулар да кабул ителде. Сорау-тәкъдимнәр буенча җаваплар бирелде, алдагы вакытка хәл итү өчен җитәкчелек тарафыннан игътибарга алынды.

Фәридә Гайнетдинова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев