Авыл җирлекләрендә 2025 елдагы эшчәнлеккә багышланган халык җыеннары дәвам итә
Кичә җыеннар Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләрендә узды
Михайловка авыл җирлегендә узган җыенда Мөслим районы кураторы – ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, җаваплы бүлек җитәкчеләре, авыл җирлеге депутатлары һәм авыл халкы катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкина авыл җирлеге территориясендә 2025 елда башкарылган, алдагы елга куелган бурычлар буенча чыгыш ясады. Михайловка урта мәктәбе директоры Гүзәл Игнатьева мәктәп эшчәнлеге, укучылар һәм укытучыларның ирешкән уңышлары, белем бирү сыйфатының күрсәткечләре белән таныштырды. Участок полиция инспекторы Динар Миргалимов республика һәм авыл җирлеге буенча хокук бозулар буенча саннарга тукталды.
Җыенга килгән авыл халкы район кураторы Альберт Борһановның һәм район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗановның да чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар.
Тойгелде авыл җирлеге халкы 2026 елны яңа җирлек башлыгы белән каршы алды. Узган 2025 елның ноябрь аенда җирлеккә яңа җитәкче – Дамира Гыйләҗева билгеләнде. Узган җыенда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район башкарма комитетының беренче урынбасары Рамил Мөхсинов, җаваплы бүлек җитәкчеләре катнашты.
Җирлек башлыгы Дамира Гыйләҗева җыенда катнашучыларны узган 2025 елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Кыска гына вакыт аралыгында да җирлектә аның тарафыннан байтак эшләр башкарылган. Җыенда катнашучы Радик Габделхаков, авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Ринат Баев шушы хакта фикерләрен әйтеп, рәхмәтләрен җиткерделәр.
Ташлыяр авылы мәдәният йорты директоры Фирая Галиева узган елда мәдәният йортының ирешкән уңышлары хакында сөйләде. Авыл халкының махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә төрле ярдәмнәр әзерләүдә актив катнашуын билгеләп үтте.
Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов районның узган елда ирешкән уңышлары, җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырып, агымдагы елга куелган бурычларны санады.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев