Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Авыл җирлекләре хисап тота

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды. Беренче җыеннар Яңа Усы һәм Метрәй авыл җирлекләрендә узды.

Яңа Усы авыл җирлегендә халык саны әз булуына карамастан, районның иҗтимагый тормышында алар актив катнаша. Җирлектә 183 хуҗалыкта 361 кеше гомер итә. Халыкның күпчелеге терлек, кош-корт үрчетә, умартачылык белән шөгыльләнә.

– Дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияләрнең терлек асраучы, кош-корт үстерүче авыл халкына ярдәме зур.  Җирлектә озак еллар “Нуретдинов” КФХ эшли. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге барлык җирләр әлеге фермер тарафыннан эшкәртелә, – диде Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова.

Үзара салым халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.. Акча җирлектә юлларны карап тоту, ремонтлау, урам утларын алыштыру, авыл территориясен төзекләндерү өчен кулланылган.

Яңа Усы мәдәният йорты директоры Миләүшә Филипова җирлекнең мәдәни тормышы белән таныштырды. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Гөлсинә Пискунова җирлектә матур итеп яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә булуын искәртте. “Авылда яшьләрнең аз булуы, күбесенең район үзәгендә һәм шәһәрләрдә төпләнеп калуы борчу тудыра,” – диде ул. 

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасынының 2024 елның 26 гыйнвар санында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев