Авыл бердәмлеге белән көчле
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланып китте
Беренче җыен Рус Шуган авыл җирлегендә узды. Анда узган ел башкарылган эшләргә анализ ясалды, 2026 елга бурычлар билгеләнде.
Рус Шуган авыл җирлегендә җыеннар һәрвакыт тулы зал белән үтә, быелгысы да искәрмә булмады. Халыкның бердәмлеге шундый чараларда аеруча ачык күренә.
– Эшебезнең төп юнәлеше – халыкның көнкүреш шартларын яхшыртырга ярдәм итү. Шуган авыл җирлегендә 253 йорт исәпләнә, шуларның 226сында кеше яши. Җирлектә барлыгы 492 кеше гомер итә. Статистика буенча эшкә сәләтлеләр 282 кеше булса да, аларның яртысы диярлек шәһәрдә яши, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина. – Безнең җирлектән 30дан артык кеше махсус хәрби операциядә катнаша. Кызганыч, дүрт егетебез һәлак булды, өчесе хәбәрсез югалган дип санала.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда халык терлекчелек, кошчылык, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү, умартачылык белән шөгыльләнә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 132 мөгезле эре терлек исәпләнә. Мөгезле эре терлекләр санының өч ел дәвамында бер дәрәҗәдә торуы сөендерә. Җирлектә 3 фермер хуҗалыгы эшли. “Усков” һәм “Новиков” крестьян-фермер хуҗалыклары – бөртекле культуралар үстерү белән, Басориннар хуҗалыгы савым сыерлары үрчетү белән шөгыльләнә. Сергей Басорин 2019 елда фермерлык эшчәнлеген башлаган. Бүгенге көндә аларның хуҗалыгында 24 савым сыеры, таналар бар, симертүдәге үгезләр саны елдан-ел арта бара. Яз, җәй көннәрендә фермер басуларны сөрү, терлек азыгы әзерләү белән дә шөгыльләнә.
– Рус Шуган авыл җирлегендә 27 үзмәшгуль исәпләнә. Алар трактор хезмәте, төзелеш, тегү, чәчтараш хезмәте күрсәтә. Җирлектә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, ике ФАП, чиркәү эшли. Почта бүлекчәсе узган ел ябылды. Хәзер вакытлы матбугат һәм пенсия китерү белән район почтасы шөгыльләнә. Былтыр Рус Шуганда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәйкәлгә косметик ремонт ясалды. Авыл эчендәге юллар республика программасы буенча ремонтланды. Рус Шуган авылының Беренче май һәм Үзәк урамнарында 2 миллион сумлык ремонт башкарылды, – ди Альбина Басорина.
Быел үзара салым хисабына төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә, урам утларын ремонтларга, газон чабучы трактор алырга, авыл эчендәге юлларны ремонтларга планлаштыралар.
– Соңгы елларда үзара салым программасында уңышлы катнашу нәтиҗәсендә бик зур эшләр башкарылды. Рус Шуган авыл җирлегендә дә күләмле эшләр эшләнә. Халыктан җыелган үзара салым акчалары хисабына биредә ике балалар мәйданчыгы җиһазланган, авыл юллары ремонтланган һәм яктыртылган, барлык авылларда да зиратлар һәм су башнялары койма белән әйләндереп алынган, чиркәү янындагы бина ремонтланган. Халык һәр башлангычны күтәреп ала. Әлеге җирлек башкаларга да үрнәк булып яши. Нинди генә бәйрәм яисә чара үткәрмәсеннәр, һәркайсысына күңел җылысын да салырга онытмыйлар, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Ык аша төзекләндерелгән күпергә дә халыкның куанычы чиксез. Былтыр җирлектәге эшләрне җайга салу өчен трактор сатып алганнар.
– Быел да эшләр бик күп булыр төсле. Төп максатыбыз – җирлектә яшәү, эшләү һәм ял итү, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен уңайлы шартлар тудыру. Җирлегебездәге барлык оешмалар һәм халык авылны үстерүдә актив катнашыр, дип өметләнәбез, – диде Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов.
Район башлыгы Альберт Хуҗин авыл җирлеге башлыгы Альбина Басоринаны туган көне белән тәбрик итеп, алга таба да халык белән аңлашып, проблемаларны уртага салып, киңәшләшеп эшләргә чакырды.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев