Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Ашаган түгел, тураган белә

Түбән Табын авыл җирлеге башлыклары ел дәвамында башкарган эшләре буенча хисап тотты, 2026 елга планнары һәм бурычлары белән таныштырды.

Түбән Табын – районда җир биләмәләре буенча Мөслимнән соң иң зур авыл җирлеге исәпләнә. Әлеге авыл җирлеге составына алты авыл керә. 

– Былтыр 410 мең 900 сум күләмендә үзара салым җыелды. Хөкүмәт ярдәме белән ул 1 млн 100 мең сум тәшкил итте. Ел дәвамында әлеге акчага зур эшләр башкарылды: Сабантуй уздырылды, авылларда су белән тәэмин итү буенча мәсьәләләр хәл ителде, Тегермәнлек һәм Тамьян авылларында – скважина насосы, суүткәргечләр алыштырылды. Авыл урамнары грейдерланды. Урамнар бик начар хәлдә: каты өслек кырылып беткән, беренче яңгырдан соң ук элекке хәленә кайта. Грейдер чакырту очсыз түгел, шуңа акчаны урамнарны ремонтлау өчен тотарга тырыштык. Халыктан җыелган акчадан тыш, хөкүмәт ярдәмен дә юлларны ремонтлау өчен тоттык, – диде Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.

Үзара салым хисабына Түбән Табынның Мәктәп урамында иске асфальт өстенә чуерташ салганнар. Тегермәнлек авылына канау ярып, ком-гравий катнашмасын түшәгәннәр. Бу эш Тамьян урамында, Тугаш авылының Пушкин урамында да башкарылган. Иң авыр ситуация Югары Табын авылында булган. Биредә суүткәргеч салу өчен чокыр казыганда чыккан кара балчык урамнарны йөри алмаслык хәлгә китергән. Шуңа авылның Тукай урамына 300 метр арада ком-гравий катнашмасы түшәгәннәр. Юл ремонтын быел да дәвам итәргә телиләр, әмма, бик кыйммәт булу сәбәпле, эш озакка сузылачак. Быел җирлек башлыгы район һәм хөкүмәт ярдәменә өметләнүен билгеләп үтте.

Түбән Табын авылында су линиясе Мәктәп урамына кадәр сузылган. Линияне дәвам итеп, авыл урамнарына янгын гидрантлары урнаштырырга кирәк. Бу эш башкарылса, авылны су белән тәэмин итү мөмкинлеге дә ачылачак. Су белән тәэмин итү Тугаш авылында да төп мәсьәлә булып тора: авылда беркайчан да үзәкләштерелгән су системасы булмаган. Халык Ык елгасы тигезлегендәге грунт суларыннан файдаланган. Суның сыйфаты бик начар, җитмәсә, су пластлары уйнау сәбәпле, коеларда да су бетә башлаган. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча да кышын авылда су алып булмый. Шуңа быел үзара салым акчасын су скважинасы казыту өчен тотарга булганнар. Югары Табын авылында 1 километр озынлыгында юл ремонты да көтелә. 2027 елда авыл җирлеге бинасын төзү каралган.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев