Әмәкәй һәм Исәнсеф авыл җирлекләрендә хисап җыеннары узды
Җыеннар барышында халыктан кергән һәр сорау исәпкә алынды
Илнара Шакирҗанова һәм Иршат Салихов узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Шулай ук җыеннарда җирлекләрнең мәдәни тормышы, мәктәпләр эшчәнлеге, дини яшәеш кебек мәсьәләләр буенча чыгышлар тыңланды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин республика һәм районкүләм узган мөһим чаралар хакында сөйләде, агымдагы елга планнар белән таныштырды.
Әмәкәй авыл җирлегенең социаль-мәдәни тормышындагы активлыгы һәм намуслы хезмәте өчен Нәзирә Насретдинова һәм Әмәкәй җирлеген төзекләндерүгә керткән зур өлеше өчен Илфир Әхмәтгалиев Мөслим районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Җыеннар барышында халыктан кергән һәр сорау исәпкә алынды.
Рәмилә Сәләмова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев