Әмәкәй авыл җирлегендә былтыр 440 мең сум үзара салым җыелган
Шуның хисабына бөтен проблемалар вакытында чишелеш тапкан.
Әмәкәй авыл җирлегендә былтыр 440 мең сум үзара салым җыелган. Шуның хисабына бөтен проблемалар вакытында чишелеш тапкан.
– Акчаның дәүләттән кайткан өлеше тотылып бетте. Хәзер үзара салым программасы үзгәрәк, масштаблы эшләр планлаштырып булмый. Булган акча көнүзәк мәсьәләләләрне хәл итү: су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, җәйге һәм кышкы чорда юлларны карап тоту өчен юнәлтелә. Әмәкәй авылында Сугышчан батырлык обелискына ремонт башкарылды, тирә-юненә брусчатка түшәлде, – диде җирлек башлыгы Илнара Шакирянова.
Татарстан Республикасында авыл юлларын һәм торак пунктлар урамнарын норматив хәлгә китерү өчен, вак таш-ком катнашмасыннан юл салу программасы эшли. 2024 елда Әмәкәй авыл җирлегендә авылга керә торган юлның 350 метрына ремонт ясалды. Программа быел да дәвам итәчәк. Район башлыгы инициативасы белән быел 9 авыл җирлегендә юллар ремонтланачак. Әлеге авыл җирлекләре арасында Әмәкәй дә бар. Быел әлеге программа нигезендә Әмәкәйнең Киров, Ленин урамнарының бер өлешендә һәм Революция урамында юл ремонты планлаштырыла.
Фото: район хакимиятенең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев