14 май көнне Баланлы авыл җирлеге Шуганка авылында имам сайлау буенча җыелыш узды
Шуганка авылы имам хатибы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп Ришат Мирзаян улы Шәгалиевны сайладылар
14 май көнне Баланлы авыл җирлеге Шуганка авылында имам сайлау буенча җыелыш узды. Анда Мөслим муниципаль районы имам мөхтәсибе Илгиз Шәүкәт улы Сөнгәтуллин, Фазыл Назил улы Садриев Баланлы авыл җирлегенең Шуганка авылы буенча ветераннар советы раисе Фахрази Ширияздан улы Нәүшиев, җирлекнең иҗтимагый совет раисе Ришат Мирзаян улы Шәгалиев, авыл халкы катнашты. Шуганка авылы имам хатибы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп Ришат Мирзаян улы Шәгалиевны сайладылар.
«Җирлегебездә шәригать кануннары тиешенчә үтәлә.
Шуганка авылы халкы актив рәвештә көн тәртибендәге сорауларга үз тавышларын бирделәр. Бертавыштан расланып 12 кешедән торган мәхәллә советы төзелде, мәчет төзелешенә кергән сәдака тотылуы турында отчет ясалды, дәвам итәсе эшләр каралды.
Башлаган эшләребез изге нияттән, дәвамлы булсын. Аллаһ ризалыгы белән мәчетебезнең күркәм ачу тантаналарын күрергә язсын. Амин», – дип хәбәр итәләр Шуганка авылыннан.
Фото – Корбанов Алгиз фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев