Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инвалидлар ункөнлеге

Волонтерлар белән берлектә - саф һавада

«Мизгел» яшьләр үзәге волонтерлары картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр белән саф һавада йөрделәр.


Өлкәннәр өчен саф һавада йөрү бик файдалы. Ә дуслар белән йөреп кайту икеләтә шәп!

Инвалидлар декадасы кысаларында, "Мизгел" яшьләр үзәге волонтерлары социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен саф һавада бергәләп йөрү оештырдылар.
Шатлыклы очрашу, җылы аралашу чарада катнашучылар арасында иң уңай хисләр уятты. Аралашудан бөтен кеше канәгать калды. Өлкән яшьтәгеләр волонтерларның кайгыртуын, игътибарын, яхшылыгын тоеп бәхетле иделәр, ә волонтерлар әби- бабайларның рәхмәт сүзләреннән шатлыклы елмаю белән балкыдылар. "Киләчәктә мондый яшьләр белән ялгыз йөрәкләр дә калмас", - дип елмайдылар өлкәннәр. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар "Мизгел" волонтерларына вакытларын кызганмыйча килеп алар белән аралашкан, вакытны бергәләп күңелле һәм кызыклы итеп уздырганнары  өчен ихлас рәхмәтләрен белдерделәр, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев