Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Инвалидлар ункөнлеге

Район социаль яклау бүлегенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгәчләре дә декадага үз өлешләрен кертте

Бүлекчә белгечләре айга бер тапкыр Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары белән төрле чаралар үткәреп килә

Инвалидлар декадасына багышланган чаралар дәвам итә. Район социаль яклау бүлегенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгәчләре дә декадага үз өлешләрен кертте.


Бүлекчә белгечләре айга бер тапкыр Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары белән төрле чаралар үткәреп килә. Инвалидлар декадасы кысаларында оештырылган очрашу “Без барыбыз да төрле” программасы нигезендә оештырылды. Балаларның һәркайсы анимацион чараларда бик теләп катнашты.


Район социаль яклау бүлегенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә “Лекотека” бүлмәсе эшләп килә. Белгечләр бу көнне “Лекотека”ның тематик уеннарын алып килгән иде. Балалар төрле фигуралар ярдәмендә хыяларында булган серле шәһәр төзеделәр, Яңа ел алдыннан теләкләр үтәлә торган чорда һәр баланың күңелендә яшерен теләге дә бар иде.


Ярышлар бик күңелле һәм җылы шартларда узды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алды. Чара азагында һәрбер балага күчтәнәч итеп туңдырма таратылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев