Мөслим урта мәктәбе укучылары Инвалидлар декадасын йомгакладылар
Чараның максаты – җәмгыятьнең инвалидларга карата игътибарын арттыру, аларның проблемаларына җәлеп итү
Бүген Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары, Инвалидлар декадасын йомгаклап, Түбән Табын интернат-мәктәбендә концерт куйдылар.
"Программа бик җанлы һәм эчтәлекле булды. Мәктәп укучылары җырлар башкардылар, биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Чараның максаты – җәмгыятьнең инвалидларга карата игътибарын арттыру, аларның проблемаларына җәлеп итү.
Мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз, чөнки ул балаларның гына түгел, ә бөтен җәмгыятьнең рухи байлыгын арттыра", - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.
Фотолар - Мөслим урта мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев