Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инвалидлар ункөнлеге

Кояшлы бала

Баланлы авылында гомер итүче Энҗе Җиһаншинага – 27 яшь. Карап торышка 8-9 яшь кенә бирерлек үзенә! Балаларча беркатлы, самими кызчык ул. Кунаклар килгәнне аеруча ярата. Безне ишек төбеннән үк көтеп алып, муенга сарылды балакай. Энҗедә – даун синдромы.

– Көтеп алган дүртенче сабыем ул минем. 1996 елның ямьле май аенда дөньяга аваз салган кызымның авыру икәнен тугач кына белдем.

Ул вакытта УЗИ үтү булмады микән, тикшеренгәнемне бер дә хәтерләмим. Бала тапкач, педиатр эт итеп орышкан иде.

“Берегезгә – 42, икенчегезгә 47 яшь! Бу яшьтә ни уйлап алып кайттыгыз баланы?” – дип тетмәне теткән иде. Тик, ни булса да, тудыру бүлегендә сабыйны калдырып чыгарга вөҗданым кушмады. Ничек инде үз балаңнан баш тартасың. Менә 27 ел инде ул янәшәмдә нәни бала кебек яши. Үземнеке бит ул минем, нинди булса да! – ди әнисе Разия апа.

Бервакытта да йөзеннән елмаю китмәгән кыз мәңгегә балачак илендә яшәп калган.

– Мин курчаклар белән уйнарга, сәйләннән төрле әйберләр ясарга яратам. Әниемне бик нык яратам! Бакчада без яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерәбез, – ди Энҗе, әнисен кочаклап-үбеп. 

Өйдәге гөлләргә су сибә, йортны җыештырырга булыша, аш-су бүлмәсендә әнисе белән кайнашырга да ярата.

– Картаеп кына алып кайтсам да, гомере булгач, үз ризыгы белән тормышка килгәндер инде. Кешеләргә тартыла, аңа һәркем якын туганы кебек. Үзенә дә елмаеп карасалар, кызым ул кешенең кочагына атылып кереп китәрдәй була, – ди Разия апа.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 1 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев