Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инвалидлар ункөнлеге

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына кунаклар килде

Өлкәннәргә “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы музыкаль программа да әзерләп алып килгән иде.

Инвалидлар декадасы уңаеннан районның картлар һәм инвалидлар йортында өлкәннәр өчен музыкаль чара үткәрелде. Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган Мөслимдәге клиентлар хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина әби-бабайларны социаль яклау төрләре, яңалыклар белән таныштырды.

– Кеше авыр чакларында берләшә. Бердәм булып, бер гаилә кебек яшәгез. Биредә тудырылган шартлар бик яхшы. Өлкәннәргә хезмәт күрсәтүчеләр дә үз эшләренең осталары. Актив тормышта яшәгез! – диде Фәридә Ганиева.

Өлкәннәргә “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы музыкаль программа да әзерләп алып килгән иде.

Бүгенге көндә биредә 50 өлкән кеше гомер кичерә. Шуларның 33е – ир-ат, 17се – хатын-кыз. Интернаттагы бүлмәләр кешенең яшәү шартлары таләбенә һәм ихтыяҗына җиткерелеп җиһазланган. Шөгыльләре булганнарга, кул эшләре осталары өчен дә мөмкинлекләр бар. Кунак килә калса, иркенләп сүз алышыр бүлмә дә будырылган. Әби-бабайларга барлыгы 26 персонал хезмәт күрсәтә.

– Язмыш чарасыздан монда китерсә дә, биредә яшәүчеләр барысыннан канәгать булып, тормышка зарланмыйча гомер кичерә. Һәркемгә дә балалары, оныклары янәшәсендә бәхетле итеп яшәүләре насыйп булмаган шул. Әти-әниләрен балалар хөрмәтләп яшәсеннәр иде! – диде районның картлар йорты директоры Гөлнар Шакирянова.

 Лилия Шәймиева репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев