Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инвалидлар ункөнлеге

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында хәйрия ярминкәсе

Декада уңаеннан мәктәпләрдә, матур традиция буларак, хәйрия ярминкәләре үткәрелә.

Бүген Инвалидлар ункөнлеге башланды. Декада уңаеннан мәктәпләрдә, матур традиция буларак, хәйрия ярминкәләре үткәрелә.

Мөслим урта мәктәбендә бу чарага балалар аеруча ныклап әзерләнә. Әниләре пешереп алып килгән тәм-томнар – коймак-кыстыбыйлар, кабартмалар белән бергә ярминкә өстәлләрендә каз маеннан эшләнгән табигый сабыннар, чулпылар, төрле бизәнү әйберләре, укучыларның үз куллары белән эшләп алып килгән беләзек, төрле кул эшләнмәләре, аш-су бүлмәсе өчен такта, шкатулкалар да, кышкылыкка әзерләнгән кайнатмалар да бар иде.

– Ярминкәдән җыелган средстволар үзебезнең мәктәптә белем алучы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 8 балага адреслы ярдәм буларак бүлеп биреләчәк. Хәйрия ярминкәләре балаларда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияли. Укучыларыбыз алга таба да шулай бердәм булсыннар иде! – диде Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева.

Лилия Шәймиева репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев