Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инвалидлар ункөнлеге

Интернат-мәктәбе укучылары белән күңелле чара

Инвалидлар декадасы кысаларында сәламәтлекләре чикләнгән Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары белән спорт чарасы үткәрделәр.

Инвалидлар декадасына багышланган чаралар планын тормышка ашыру максатыннан  социаль ярдәм бүлегенең гаиләгә һәм балаларга  ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Мизгел" яшьләр үзәге каршындагы "Игелек уят" волонтерлар отряды белән берлектә  чара оештырдылар. Сәламәтлекләре чикләнгән Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары белән  спорт чарасы үткәрделәр.
Ярышлар бик күңелле һәм җылы шартларда узды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алды. Һәр команданың җанатарлары  ярышлар дәвамында үз командалары өчен көч биреп тордылар.
Чара ахырында барлык катнашучыларга баллы күчтәнәчләр тараттылар, - дип язалар Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев