«Яшьлек» спорт сараенда инвалидлар декадасы кысаларында спорт бәйрәме узды
Инвалидлар ункөнлеге

«Яшьлек» спорт сараенда инвалидлар декадасы кысаларында спорт бәйрәме узды

Бүгенге чарада Түбән Табын һәм Менделеевск интернат-мәктәпләреннән укучылар катнашты

 

"Бүгенге чарада Түбән Табын һәм Менделеевск интернат-мәктәпләреннән укучылар катнашты. Балалар шашка, шахмат, өстәл теннисы, дартс ярышларында һәм шулай ук күңелле стартларда, ГТО нормативлары тапшыруда катнаштылар. Спорт ярышларыннан тыш, балалар өчен иҗади мастер-класслар да оештырылды.

Чара азагында барлык катнашучылар да грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр", - дип хәбәр ителә "Яшьлек" спорт мәктәбеннән алынган хәбәрдә.

Фотолар - "Яшьлек" спорт мәктәбе архывыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев