Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инвалидлар ункөнлеге

“Бөерне мин биш ел көттем...”

Мөслим авылында яшәүче Рәмзил Хөрмәтуллинга бөерне күчереп утырту буенча операция ясала.

Биш ел элек Рәмзил кинәт кенә авырып китә. Нык хәлсезләнеп, тәне уттай кызыша, күз аллары караңгылана башлый. Анализлар биргәч, бөеренең эшләмәве ачыклана.

– Тормыш иптәшем Ландышның туган көнендә мине хастаханәгә салдылар. Ул вакытта ниләр кичергәнемне бүген искә дә төшерәсем килми. “Бер яшьлек улыбызны сөеп тә туймадым. Яшисе иде бит әле!..”, – дип уйладым, – ди Рәмзил Хөрмәтуллин.
Биш ел дәвамында атнасына өч мәртәбә Яр Чаллы хастаханәсенә гемодиализга йөри ул. Казанда донор бөеренә чиратка баса. Аңа туры килерлек бөерне биш ел көтәргә туры килә Рәмзилгә.

– 2019 елда – бер, 2020 елда ике тапкыр “донор булды” дип, Казанга чакырдылар. Барып, анализлар биргәч, кирәкле органның миңа туры килмәве ачыкланды. Шулай да өметемне өзмәдем, көттем. Иртәгә туган көнем дигәндә, 28 июль көнне 13.00 сәгатьтә күптән көтелгән сөенечле хәбәрне җиткерделәр, – ди Рәмзил.
Аңа туры килердәй бөернең булуы турында әйтеп, кичке бишкә килеп җитәргә кушалар. Дүрт сәгать эчендә, әзерләнеп, Казанга барып җитәргә дә кирәк бит әле! Рәмзил, тиз генә машина табып, башкалага чыгып китә. 35 яше тулган көнне аңа бөер
күчереп утырту буенча операция ясыйлар.

– Төнге 12 сәгатьтә Рәмзилне операциягә алып кереп киттеләр. Бу төн аеруча озын кебек тоелды.
Иртәнге унда, шалтыратып, операциянең уңышлы булуын хәбәр иттеләр. Операциядән соң хәләлем үзен яңадан тугандай хис итте. Берберебезгә булган хисләребез – мәхәббәтебез, ышанычыбыз авырлыклар алдында бирешмәскә ярдәм итте. Ходай безне юкка гына кавыштырмагандыр, сынауларны бергә җиңеп чыгарлык тиң ярлар булуыбызны белгән ул. Тик сынауларны бергә үтәр өчен ярату гына аз, үзара хөрмәт, бер-береңә ышаныч, сабырлык та кирәк, – ди Ландыш Хөрмәтуллина.

...Ландыш белән Рәмзил салкын гыйнвар аенда интернет аша таныша. Социаль челтәрләрдә язышкан егет белән кыз беренче мәртәбә 7 март көнне күрешә. Чәчәк гөлләмәсе белән очрашуга килгән егет тыйнак, оялчан һәм җитди мөнәсәбәтләр яклы булуы белән кызның күңелен яулый. Бер-берсенә бер күрүдә гашыйк була алар. тугыз ай очрашып йөргәннән соң никах укыталар. Уллары Рәзилгә бүген – 6 яшь.
Ландыш һәм Рәмзил Хөрмәтуллиннар һәрвакыт бергә. Тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итүче олы хисне күз карасыдай саклый алар.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев