Минем герой. Минем гаилә
Бабам Вагыйз Шәймиев 1909нчы елның 1 апрелендә Олы Чакмак авылында туа. 1939 елда Фин сугышында катнаша.
Бабам Вагыйз Шәймиев 1909нчы елның 1 апрелендә Олы Чакмак авылында туа. 1939 елда Фин сугышында катнаша.
1941нче елның 22 июнь иртәсе. Авылда таралган дәһшәтле хәбәр халыкны борчуга сала: сугыш башланган!.. Шул ук көнне бабам 23 июньдә сугышка китәргә дигән хәбәр ала. Бу хәбәрне авыл советы председателе Гаптрәхим Хәлилов җиткерә.
Икенче көнне иртән колхозның бердәнбер шоферы Вагыйз Шәймиев, 1,5 тонналы машинасына Вәлиәхмәт Хәертдиновны утыртып, авыл уртасыннан акрын гына юлга кузгала. Авыл халкы аларны озата бара.
1943 елда арбага солдатлар төягән машина минага эләгеп шартлый. Шофер берүзе исән кала. Белоруссия өчен сугышларда бабам сугышчан дуслары белән камалышта кала. Соңрак зәңгелә авыруы белән чирли. Авыру хәрбиләрне халык тәрбияли. Терелгәч, бабам янәдән фронтка китә. Сугыштан соң ул колхозда шофер булып эшләвен дәвам итә. Бабам гомере буе тәнендә кыйпылчыклар йөртте. 1984нче елның 17 сентябрендә вафат булды.
Эльвира Солтанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев