Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

95 яшьтә дә җитез ул!

“Чабаталы яшьлек онытылмый”, – ди тыл ветераны Мөнҗия Нуретдинова.

Югары Табын авылында гомер итүче Мөнҗия Нуретдинова шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Түшендәге медальләр чыңын тыңлап, йөзенә йөгергән моңсулыкны яшермичә, балачак елларын барлый ул. 

Мөнҗия апа Сарман районының Кәүҗияк авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. 

– Без гаиләдә биш бала үстек. Сугыш башланганда, миңа 11 яшь иде. Әтиемне сугышның беренче көннәрендә үк алып киттеләр. Озак та үтми Шәкерт абыемны да Кемерово өлкәсендәге ФЗӨгә җибәрделәр. Барлык эш әнкәй белән миңа калды. Бала гына булсам да, сабыйлык шуклыклары, уеннар турында онытырга, бик иртә олыгаерга туры килде, – дип искә ала Мөнҗия апа.

Мөнҗия авылдашлары белән басу утарга, черек бәрәңге җыярга йөри. “Аяктагы чабата чак чыдый иде. Шул аяк савыты белән коелып калган ашлыкны җыю да без тылдагылар өстендә иде”, – дип искә ала ветеран.

– Чабата турында бүген бик күп җырлар, мәзәкләр бар. Әмма аны киеп йөргән кеше генә чабатаның никадәр мәшәкать тудыруын аңлыйдыр. Урамга чыгуга аякларга су тула иде. Юклыгын да, ачлыгын да күрдек, тик беркайчан да кешелек сыйфатларын югалтмадык. Үзәккә үткәне шул: авырып китсәң дә, эшне калдырып булмый. Тыл хезмәте авыруга бирешергә тиеш түгел. Синең хәлеңә берәүнең дә исе китми торган заманда яшәдек. Барып зарланыр кеше дә юк. Хезмәт белән чыныктык, бик иртә өлкәнәйдек, – дип сөйли Мөнҗия апа.

Мөнҗия апаның әтисе сугышта каты яраланып туган авылына кайта. Тик Мөнҗиягә иркәләнү насыйп булмый. Әтисен, яралары төзәлү белән, кабат сугышка алып китәләр. Мөнҗиягә кабат әтисен күрү, “әтием” дип дәшү насыйп булмый.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел, 21 март саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев