Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Үзәк башня яңарыш кичерә

Район үзәгендәге халыкны озак еллар су белән тәэмин итүче башняда ремонт бара.

Язгы чорда су белән тәэмин итүдә берникадәр өзеклекләр булса да, җәен район үзәгендә яшәүчеләр суга интекмәде. Су линиясендә аварияләр булу сәбәпле, кайбер урыннарда су бирү тукталып торса да, алар да тиз арада сафка басты.

Ташлыяр авылыннан килүче су трассасына һава чыгару клапаннары куелды, чишмәдәге су насосына басымны көйләүче җиһазлар урнаштырылды. Мөслимгә әйләнеч юл янында ике яңа скважина ясалды. Әлеге эшләр үзара салым хисабына башкарылды. ТР инженерлык челтәрләре идарәсе аша эшләүче программалар кысаларында Вәрәшбаш авылы чишмәсеннән район үзәгенә өстәмә су линиясе эшләнде.

– Су линиясендә зур аварияләр булмаганда, район үзәгендә яшәүчеләргә су җитә, – ди Мөслим инженерлык челтәрләре директоры урынбасары Раиф Хәйбрахманов.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев