Мөслим районында юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә
Берничә торак пунктта юлларны һәм күперне төзекләндерү буенча мөһим этаплар тормышка ашырыла
Мөслим районында юл инфраструктурасын яңарту буенча эшләр актив темпта бара. Берничә торак пунктта юлларны һәм күперләрне төзекләндерү буенча мөһим этаплар тормышка ашырыла.
Уразмәт – Октябрь автомобиль юлындагы күпердә ремонт эшләре тулысынча тәмамланды. Хәзер биредә юл өслегенә асфальтның икенче катламын җәю өчен әзерлек эшләре алып барыла.
.jpg)
Шуганка авылына керү юлында исә асфальт җәяр алдыннан юл өслеген тигезләү дәвам итә. Бу эшләр юлның сыйфатын һәм озак вакыт хезмәт итүен тәэмин итү өчен мөһим әһәмияткә ия.
.jpg)
Шул ук вакытта Югары Табын авылында юлга асфальт җәю эшләре башланырга тора. Быел мондый төзекләндерү эшләре Катмыш һәм Иске Карамалы авылларында да башкарылачак.
.jpg)
Хәзерге вакытта Мөслимнең өченче урау юлында җәяүлеләр өчен бордюрлар урнаштыру бара. Тиздән юл төзүчеләр асфальтның соңгы катламын җәюгә керешәчәк. Быел бу объект файдалануга тапшырылачак.
.jpg)
.jpg)
Юлларны яңарту хәрәкәт иминлеген арттыруга, транспорт хәрәкәте өчен уңайлы шартлар тудыруга һәм авылларда яшәүчеләрнең көндәлек тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев