Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Юллар сыйфатлы һәм имин булсын!

Юллар төзелеше һәм ремонты белән шөгыльләнүчеләр бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

“Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы районыбыз территориясендә юллар төзү, ремонтлау һәм юлларны карау эшләрен башкара. Район территориясендә 320 километр юл исәпләнә. Шуның 206 километры – асфальт өслекле, 81 километры – гравий һәм вак таш өслекле юллар, грунт өслекле юллар 32 километр тәшкил итә.

Юлчы хезмәте җиңелләрдән түгел. Җәйге чорда иртәдән кичкә кадәр кояш астында кайнар асфальт белән эшләсәләр, кышкы чорда көнне төнгә ялгап юлларны кардан чистарталар. Шуңа очраклы кешеләр бу өлкәдә озак тоткарланмый. Һөнәрен чын күңелдән яратучы, хезмәтенең кадерен белүчеләр генә эшли ала биредә. Бүгенге көндә Мөслим участогында хезмәт стажлары дистә еллар белән исәпләнүче егетләр хезмәт куя.

– Юл төзү эше бик четерекле, төгәллек һәм сыйфатлы эш таләп итә торган хезмәт. Бүген оешмабызда хезмәт куючы һәркем шушы таләпләрне төгәл үтәп, аңлап эшли. Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки юл төзелешендә бәләкәй генә хата да айлар дәвамында башкарылган эшне юкка чыгарырга мөмкин. Мөслим участогында эшләүче алты дистәгә якын хезмәткәрнең һәркайсының хезмәте мактауга лаек! Тракторчылар Илфир Кәримов, Рафил Каһарманов, грейдерда эшләүче Рафил Габдуллин, бульдозерчы Владимир Шахмаев, юл эшчесе Наил Хисамиев, машина йөртүчеләр Ринас Нәгыймов, Фатих Ильясов – Мөслим участогының ышанычлы хезмәткәрләре. Нинди эш башкаруларына карамастан, хезмәткәрләребезнең һәрберсе кадерле, – ди Мөслим участогы җитәкчесе Илнур Гәрәев. 

Ел саен җирлегебездә юл төзекләндерү эшләре башкарыла. Юл ремонтының күпчелек өлешен “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы алып бара. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  13 октябрь санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев