Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Дусай авылында ФАП ачылды

Бүген Дусай авылында тантаналы чары узды

Биредә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Республика программасы ярдәмендә сафка бастырылган пункт Дусай авылы халкы өчен иң сөенечле вакыйгаларның берсе. Чөнки, элеккеге пункт бинасы искергән, тузган иде. Тиз арада төзелгән пункт авыл халкына озак хезмәт итсен иде, дип тели  авыл халкы. Дусайлыларның шатлыгын уртаклашырга район җитәкчелеге, район үзәк хастаханә коллективы да килде. Район башлыгы Альберт Хуҗин әлеге бинаның авыл халкының сәламәтлеген тагын да ныгытуга  зур адым булачагын билгеләп үтте. Хастаханәнең баш табибы Дамир Сөләйманов бинаны төзегән оешма вәкилләренә, Дусай авылы халкына рәхмәтләрен җиткерде. Дусай авылының шәфкать туташы Әлфия Якупова район һәм республика җитәкчелегенә шундый зур ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Кызыл лентаны кискәч тантана кунаклары бина эченә уздылар. Бинада югары сыйфаттагы медицина ярдәме күрсәтү өчен бар мөмкинлекләр  дә бар: якты, җылы, су кергән. Бина өр-яңа заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Авыл халкы да бина белән танышты, озак гомерләр эшләвен теләде.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев