Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Без төзибез матур, яңаны

Быел Мөслимдә 20гә якын хөкүмәт программасы гамәлгә ашырылачак.

2024 елга планлаштырылган ремонт-төзелеш эшләре хакында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеше буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов белән сөйләштек.

– Дамир Заһитович, быел җирлектә башкарыласы ремонт эшләре нинди өлкәләргә кагылачак?

– Мәгариф, мәдәният объектларында күләмле эшләр башкарылыр, дип көтәбез. Су һәм электр линияләре яңартылып, вентиляция юллары ясалачак. Ремонт “Мәдәни мохит” федераль программасы кысаларында башкарыла, эш башланды.

– Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт керәчәкме?

– “Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт” программасы ярдәмендә берничә ел дәвамында райондагы күпфатирлы йортлар яңартыла. Әлеге эшләр өчен 7 миллион сумнан артык средстволар каралган.

 

Лилия Шәймиева

Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасынының 2024 елның 26 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев