Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Инфраструктура

30 ел көткән ремонт

Мөслимдәге 123 санлы янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә капиталь ремонт бара. Ремонтны хөкүмәт программасы ярдәмендә “Таткоммунжилсервис” оешмасы башкара.

– Янгын сүндерү бүлеге бинасы 1986 елда сафка баскан һәм шуннан бирле бер мәртәбә дә ремонт күрмәгән. Быел бинада капиталь ремонт бара. Ремонт барышында җиһазлар, инвентарь сатып алу һәм территорияне төзекләндерү дә күздә тотыла. Ремонтны июль азагына төгәлләү планлаштырыла, – ди янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Рушан Сәфиуллин. 

Бүлекнең түбәсе яңадан ябылган. Бина җылытылып тышланган. Хәзер инде фасад эшләре төгәлләнгән. Бинада тәрәзәләр һәм ишекләр дә алыштырыла. 20ләп бүлмә бар, аларда да ремонт эшләре башкарыла. Бүген бинада эчке эшләр бара.

– Ремонтны март башында башлаган идек. Хәзер инде демонтаж эшләре ахырына якынлаша. Идән сүтелде, диварлар иске буяудан, обойлардан арындырылды. Моңарчы идәнгә кайбер бүлмәләрдә плитка ябыштырылган, кайсы линолеум, такта белән эшләнгән иде. Хәзер идәнгә тулысынча плитка ябыштырыла. Электр үткәргечләр алыштырыла. Янгын сүндерү бүлегенең территориясен төзекләндерү, асфальт җәю, бордюрлар кую, күзәтү системасы, керү юлына шлагбаум урнаштыру да планлаштырыла, – ди “Таткоммунжилсервис” оешмасы прорабы Радик Галиев. 

Ремонт барышында башка уңайлыклар да ясалачак. Бинада ике юыну бүлмәсе, бәдрәф булачак.

– Мәктәп укучылары янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсияләргә килә. Янгын сүндерүчеләр балаларны авыр һәм җаваплы хезмәт белән таныштырып кына калмый, янгын чыккан очракта нишләргә кирәклеген дә аңлата, киңәшләр бирә. Коткаручы киемнәре, кислородлы битлекләр, янгын сүндерү машинасы, эш кораллары – болар барысы да балалар һәм өлкәннәр өчен бик кызыклы. Ә безнең хезмәткәрләр өчен эш киемнәренең һәм җиһазларның төзек һәм сыйфатлы булуы мөһим. Барысын да санаулы мизгелләр хәл иткәндә, янгын сүндерү машинасында суның җитәрлек күләмдә булуы, җиңсәләрнең ныклыгы һәм төзеклеге дә зур роль уйный. Ремонт барышында җиңсә киптерү җайланмасын да заманча итеп эшләячәкләр. Эш процессын уңайлы итеп оештыру да безнең эштә зур роль уйный, – ди янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев