Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Халык инспекторлары йокламый

Юллар һәркемнән һәм һәрдаим уяулык сорый

Юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясе утырышы үтте. Аны ТР Премьер-министр урынбасары, ТР Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров алып барды.

– Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре һәм анда җәрәхәтләнүчеләр саны кимегән, шул ук вакытта һәлак булучылар саны арткан. Республика юлларында иминлекне тәэмин итү, юл-транспорт фаҗигаләрен киметү буенча комплекслы чаралар гамәлгә ашырыла, – диде Шамил Гаффаров.

“Халык инспекторы” системасы эшли. Аның ярдәмендә җәяүлегә юл бирмәгән, “стоп” билгесенә туктамаган һәм башка төр кагыйдә бозучыларны җаваплылыкка тарту мөмкин. Барлык фото һәм видеоматериаллар җентекләп тикшерелгәннән соң гына җәза билгеләнә. “Халык инспекторы”на тәүлек әйләнәсендә хәбәр җибәрергә була.

ТР Юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов билгеләп үткәнчә, быел ЮХИДИ инспекторлары, Татарстан транспорт прокуратурасы белән берлектә тимер юл кичүләрен тикшергән. Тикшерү барышында 133 җитешсезлек ачыкланган. Ноябрь аенда республикада “Каршы як полоса” профилактик операциясе барачак. Рөстәм Гарипов машина йөртүчеләрнең җәйге көпчәкләрне кышкысына вакытында алыштыру кирәклеген дә билгеләп үтте.

Фото – Мөслим лицее архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев