Вәзгыять уяулык таләп итә
Адәм баласы барысына да ияләшә, диләр
Беренче тапкыр пилотсыз очу аппаратларының Алабугага һөҗүме турында ишеткәндә, куркып, шикләнеп калдык. Көн дәвамында әлеге вакыйга телдән төшмәде. Хәзер пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме турында әледән-әле ишетелеп тора. Аэропортларда очкычларны кабул итү һәм җибәрү вакытлыча туктатыла. Телефоннарга да кисәтү сигналлары килә. Бүген халык моны гадәти хәл дип кабул итә кебек.
Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме булганда, халыкка качу, яшеренү урыннары кирәк.
– Террорга каршы комиссия утырышында, Мөслимгә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме янаганда, яшеренү урыннарының торышы турында мәсьәлә каралды, – ди район башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов. – Куркыныч янаганда, вакытлыча яшеренү урыннары билгеләнде. Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме вакытында урамда калучыларга якындагы яшеренү урынына барырга кирәк. Һөҗүм вакытында фатир эчендә булганда, тәрәзәгә якын килмәскә, терәк стеналар арасында торырга киңәш ителә. Бинаның иң түбән катына төшәргә, шәхси йортта яшәүчеләргә базга качарга мөмкин.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 31 гыйнвар саныннан укыгыз
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев