Уттан калмый
Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, республикада аномаль югары һава температурасына бәйле янгыннар саны арткан.
– Җәйге эсселек, аномаль югары һава температурасы шартларында урманнарда янгын куркынычы арта. Янгынга каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча фикер алыштык, бу вәзгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Видеоконференциядән соң утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов дәвам итте. Быел районда ун янгын теркәлгән. Узган елның шушы чорында 29 янгын булган.
– Былтыр янгыннарның күп булуына корылык та сәбәп булды. Быел теркәлгән соңгы янгын 15 июньдә Тойгелде фермасында булды. Янгын сәбәпләре ачыклана, тикшерү эше бара, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.
Район метеостанциясе хезмәткәрләре узган атнада авыл хуҗалыгында һәм урманнарда янгын чыгу өчен уңайлы шартлар саклануы турында кисәткән иде. Бу атнада яңгырлар күзәтелү янгын куркынычын киметте.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев