Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Иминлек

«Урман иле» лагеренда һәм Мәлләтамакта янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде

Инструктажны Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын куркынычсызлыгы бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин үткәрде

Урман массивлары белән чиктәш объектлар – Нарат Асты авылындагы “Урман иле” лагеренда һәм Мәлләтамак авыл җирлегендә планнан тыш тикшерүләр үткәрелде.

 

“Янгын куркынычсызлыгы һәм янгын вакытында дөрес эш итү, янгын сүндергечтән дөрес файдалану буенча инструктаж үткәрдек. Җәйге эссе көннәрдә иминлек мәсьәләсе аеруча актуаль. Каникуллар чорында балаларга шырпы белән уйнауның нинди нәтиҗәләргә китерүен әти-әниләр тагын бер мәртәбә аңлатсыннар иде”, – дип кисәтә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын куркынычсызлыгы бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев