Татарстан омбудсмены балалар өчен комендант сәгате турында искәртте
Иминлек

Татарстан омбудсмены балалар өчен комендант сәгате турында искәртте

Бу хакта Светлана Захарова сөйләде

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда балигъ булмаган балалар өчен комендант сәгате гамәлдә булуы турында сөйләде.

«Шуны искәртәсе килә, 2010 елдан республикада комендант сәгате гамәлдә: чикләүләр 22:00 сәгатьтән (җәйге чорда - 23:00 сәгатьтән) иртәнге алтыга кадәр гамәлдә. Бу вакытта балалар олылардан башка өйдән читтә булырга тиеш түгел. Закон бозган өчен ата-аналар җаваплы. Бала тәрбияләү - ата-ананың бурычы. Балалар төнлә йокларга тиеш», - дип искәртте Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев