«Такси» операциясе: Мөслимдә автоинспекторлар пассажир йөртүчеләрнең законнарны үтәвен тикшерә
Агымдагы елның алты аенда республикада таксистлар гаебе белән 3 авариядә 4 кеше һәлак булган.
Республикада, шул исәптән Мөслим районында да “Такси” операциясе бара. Агымдагы елның 6 аенда республикада җиңел таксилар гаебе белән 3 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 кеше һәлак булган һәм 5 кеше яраланган. “Кисәтү чарасы җиңел таксида пассажирлар йөрткәндә Федераль закон таләпләрен бозуларны булдырмауга, шулай ук әлеге категориядәге транспорт пассажирларын йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре өлкәсендә төп таләпләрне үтәүгә юнәлдерелгән. Операция вакытында автоинспекторлар пассажирлар йөртүнең законлылыгына, чит ил машина йөртүчеләренең хезмәт эшчәнлеген башкару хокукына, аларның миграция законнарын үтәвенә, шулай ук машина йөртүчеләргә рейс алды медицина тикшерүе һәм автомобильләрнең техник торышына, рейс алды контроле уздыру таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирәчәкләр”, – ди район полиция бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев