Су хаталарны кичерми!
Татарстанда быел ел башыннан дүрт дистәгә якын кеше суга батып үлгән. Аларның күпчелеге җиһазландырылмаган урыннарда су коенган
Җәй яллары, кояшы, матур көннәре белән көтеп алынган вакыт булса да, кайберәүләр өчен елның бу фасылы фаҗигаләр белән истә калыр. Су коену сезонын зарыгып көтеп алырга да онытмадык, республика сулыкларында инде кеше үлемнәре теркәлә башлады.
Татарстанның Минзәлә районында булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. 25 июль көнне Татар Мөшегесе авылы янындагы буада биш яшьлек кыз батып үлде. Һәлакәт турында сигнал коткаручыларга 16 сәгать 5 минутта килгән. Бер сәгатькә якын вакыт узгач, водолазлар баланың гәүдәсен судан чыгаралар. Бала ярдан 15 метр ераклыкта, ике метр тирәнлектә табыла. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, әлеге сулык су коену өчен каралмаган. Фаҗиганең сәбәбе – суда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу. Эзләү эшләренә 12 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән булган. Батып үлгән бала буада әти-әниләре белән булган һәм кабартылган түгәрәктә йөзгән. Ниндидер мизгелдә ул әйләнеп каплана һәм су астына китә. Әтисе баласын коткарырга тырышып караган, ләкин булдыра алмаган. “Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
– Ел саен кешеләрнең суда һәлак булуының төп сәбәбе –җиһазландырылмаган урыннарда коену. Су объектларында һәлак булучыларның күпчелеге су коену сезонына туры килә. Коткару постлары белән җиһазландырылмаган урыннарда, тыю билгеләре урнаштырылган урыннарда коенган өчен административ штраф каралган. Җәйге яллар, укучыларның каникуллары хәвеф-хәтәрсез узсын иде! Балаларның үзләрен генә су буйларына җибәрмәгез! Яр кырыйлары бик текә, йөзә белгән кеше дә аягы таеп ярдан ялгыш егылган очракта, тиз генә үзен кулга алмаска мөмкин. Сабыйлар исә бу ситуациядә бөтенләй каушап калачак. Әти-әни баласының кайда йөрүен белеп торырга тиеш. Кәрәзле телефоннардагы геолокация ярдәмендә балаларыгызның кайда йөрүен контрольдә тотыгыз, – дип кисәтә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Әти-әниләр күзәтүендә булып та, су астына китүче нәниләр дә бар. Су буена балалар белән төшкәнсез икән, игътибарны бер генә минутка да читкә юнәлтергә ярамый. Мөслим районында махсус су коену урыннары юк, тик шуңа да карамастан Мөслим буаларында, Кара Яр, Бахшай күлләрендә, халык телендә “Ольгино шарлавыгы” дип йөргән урыннарда халык иртәннән алып төнгә кадәр су керә.
– Суга бату сәбәпләре өчәү: беренчесе – исерек хәлдә булу, икенчесе – су керү өчен махсус каралмаган урыннарда коену, өченчесе – балаларны караучысыз калдыру. Таныш булмаган һәм рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенудан тыелырга чакырабыз. Мондый урыннарда көчле су асты агымы, воронка, ауган агачлар, тирән урыннар, салкын чишмәләр булуы ихтимал. Алкоголь эчемлекләр кулланган килеш яки берүзегезгә генә суга керү дә куркыныч. Ярдан еракка йөзмәгез, елга яки сулыкны йөзеп чыгарга тырышмагыз, үзегезнең көчегез һәм мөмкинлегегезне артык бәяләмәгез. Балаларны үзләрен генә сулыкларга җибәрмәгез, су буенда ял иткәндә, аларны күзәтүсез калдырмагыз.
Су коену өчен махсус җиһазландырылган пляжларны гына сайлагыз! – дип киңәш бирә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге белгечләре.
Җәйге чорда балыкка дип төшеп киткән үсмерләр дә күп. Бер-берләре белән шаярышып, суда уйнап, “кем ераккарак йөзә” дип хәвефкә таручылар да юк түгел. Суның шифадан тыш фаҗига чоңгылына әверелергә мөмкин булуы хакында әти-әниләр балалары белән аңлату әңгәмәләре үткәрсеннәр иде. Кабат-кабат искәртәбез: таныш булмаган урыннарда су коенырга, йөзү чиген аңлаткан буйкаларга, моторлы, паруслы көймәләргә якын килергә, сикерү өчен каралмаган урыннардан сикерергә, суга исерткеч эчемлекләр кулланган килеш керергә ярамый!
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев