Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Штрафларын вакытында түләмәгән

Бурычын түләмәүчеләрне 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту да каралган

Районның ДАИ инспекторлары хәбәр итүенчә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәгән 39 райондашыбыз мәгълүматлар базасында исәптә тора. Аларның 20енең бурычы 1500 сумнан югары, калганнарыныкы 3 мең сумнан күбрәк. Узган атнада штрафларын вакытында түләмәгән 22 машина йөртүче Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе, 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартылган. 7 кешегә карата суд штрафларын ике мәртәбә арттырып түләргә дигән карар чыгарган. “Беркетмә төзелгәннән соң 60 көн эчендә штрафларын түләмәүчеләр штраф суммасын икеләтә арттырып түләргә тиеш. Шулай ук бурычын түләмәүчеләрне 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту да каралган”, – ди ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев