Шикле шалтыратуга ышанмагыз! Социаль фонд исеменнән ясалган яңа алдау
Шалтыратучылар “шәхесне ачыклау өчен” кәрәзле телефон номерын хәбәр итүне таләп итеп, баш тарткан очракта пенсиядән мәхрүм итү белән куркыталар
Социаль фондның Татарстан бүлеге халыкны клиентлар хезмәтенә кабул итүгә чакыру белән бәйле яңа алдау схемасы барлыгы турында кисәтә. Соңгы вакытта республика халкына Социаль фонд исеменнән шалтыратулар ешайган. Шалтыратучылар “шәхесне ачыклау өчен” кәрәзле телефон номерын хәбәр итүне таләп итеп, баш тарткан очракта пенсиядән мәхрүм итү белән куркыталар.
Мошенниклар пенсионерларның өй телефонына шалтырата һәм, гражданинның исем-фамилиясе иминият стажы җитмәүче кешеләр исемлегендә бар дип алдап, ультиматум формасында клиентлар хезмәтенә язылырга тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта алар сөйләшү язылып бара, ә бу мәсьәлә буенча кабул итү талоны бирелми дип ышандыралар. Шәхси мәгълүматны бирүдән баш тартуга җавап итеп, пенсиядән мәхрүм итәбез дип куркыталар.
Социаль фонд хезмәткәрләре беркайчан да телефоннан шалтыратып кәрәзле телефон номерларын, паспорт мәгълүматларын, СНИЛС яки СМС кодлар сорамый. Пенсия түләү һәм иминият стажы белән бәйле барлык мәсьәләләр дә пенсионер клиентлар хезмәтенә документлар белән мөрәҗәгать иткәндә генә хәл ителә. Ашыгыч рәвештә ачыкланырга тиешле бернинди “исемлекләр” дә юк.
Социаль фондның Татарстан бүлеге билгесез кешеләр белән әңгәмәгә кермәскә, шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә һәм мошенниклар атаган номерлар буенча шалтыратмаска киңәш итә. Шикле шалтыратулар булган очракта, сөйләшүне шунда ук туктатырга һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Пенсиядән мәхрүм итү куркынычы һәм шәхси мәгълүматны хәбәр итү таләбе белән шалтыратуларның барысы да – мошенниклар эше. Социаль фонд хезмәткәрләре гражданнарга мондый таләп белән шалтыратмый. Республика халкын уяу булырга һәм провокацияләргә бирешмәскә чакырабыз, – ди Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев