Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Махсус җайланмадан башка йөрткән 800дән артык машина йөртүче ачыкланган

Быел пассажир балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Юл хәрәкәте иминлеге республика җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт беренче урынга куелучы мөһим мәсьәлә булып тора. Юл хәрәкәте иминлеге темасына утырышлар да еш үткәрелә. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында да сүз юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрнең артуы хакында барды.

Утырышта китерелгән саннар зур борчу тудыра. Татарстанның Баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов билгеләп үткәнчә, пассажир балаларның җәрәхәтләр алуына китергән юл-транспорт һәлакәтләре аерым игътибар таләп итә.

– Пассажир балалар катнашында ел башыннан 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Фаҗигаләр нәтиҗәсендә 8 бала һәлак булган, 127се җәрәхәтләнгән. Шундый 25 юл-транспорт һәлакәте каршы як хәрәкәт полосасына чыгу сәбәпле булган, 17 авария – светофор сигналлары таләпләрен бозу, 10 юл-транспорт һәлакәте – имин дистанцияне бозу нәтиҗәсендә. Һәлакәтләрнең барысына да диярлек өлкәннәрнең игътибарсызлыгы, җавапсызлыгы һәм ваемсызлыгы сәбәп булган. “Бала – төп пассажир” оператив профилактик чарасы барышында балаларны махсус җайланмадан башка йөрткән 800дән артык машина йөртүче һәм иминлек каешын эләктермичә йөрткән 1600ләп шофер ачыкланды, – дип билгеләп үтте Рөстәм Гарипов.

Фото: Мөслим-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев