Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Сак йөрик юлларда

Быел пассажир балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Юл хәрәкәте иминлеге республика җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт беренче урынга куелучы мөһим мәсьәлә булып тора. Юл хәрәкәте иминлеге темасына утырышлар да еш үткәрелә. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында да сүз юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрнең артуы хакында барды.

Утырышта китерелгән саннар зур борчу тудыра. Татарстанның Баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов билгеләп үткәнчә, пассажир балаларның җәрәхәтләр алуына китергән юлтранспорт һәлакәтләре аерым игътибар таләп итә.

– Пассажир балалар катнашында ел башыннан 100 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән. Фаҗигаләр нәтиҗәсендә 8 бала һәлак булган, 127се җәрәхәтләнгән. Шундый 25 юлтранспорт һәлакәте каршы як хәрәкәт полосасына чыгу сәбәпле булган, 17 авария – светофор сигналлары таләпләрен бозу, 10 юл-транспорт һәлакәте – имин дистанцияне бозу нәтиҗәсендә. Һәлакәтләрнең барысына да диярлек өлкәннәрнең игътибарсызлыгы, җавапсызлыгы һәм ваемсызлыгы сәбәп булган. “Бала – төп пассажир” оператив профилактик чарасы барышында балаларны махсус җайланмадан башка йөрткән 800дән артык машина йөртүче һәм иминлек каешын эләктермичә йөрткән 1600ләп шофер ачыкланды, – дип билгеләп үтте Рөстәм Гарипов.

Машинага утыру белән әтиәни иң элек баласының иминлеген тәэмин итәргә бурычлы. Өлкәнрәк балалар бу хакта үзләре дә яхшы белә. Юлларда иминлекне тәэмин итү, балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмау максатында юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе тарафыннан төрле чаралар үткәрелә.

– Җәйге чорда “Балалар – юлда!” операциясен үткәрдек. Шушы көннәрдә генә “Игътибар – балалар!” операциясе башланып китте. Әлеге операцияләр вакытында участок инспекторлары белән берлектә мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында көчәйтелгән режимда эшлибез. Операцияләр барышында балаларның иминлек каешын эләктермәгән, аларны махсус җайланмага утыртмаган машина йөртүчеләр ачыклана. Кагыйдә бозучыларга җаваплылык каралган, аларга 3 мең сум штраф салына, – ди район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъданов. – Мәктәпкә һәм балалар бакчаларына барганда, балалар да “өй-мәктәп” кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде. Бу кагыйдәләр хакында әти-әниләргә дә, укучыларга да аңлатылды. Әти-әниләр дә кагыйдәләрне тагын бер кат искәртсә, артык булмас. Балаларның киемнәрендә яктырткыч элементлар булу да бәла-казалардан саклауда мөһим роль уйный. Хәзер көннәр кыскара, караңгы тиз төшә, шул сәбәпле балаларның киемнәрендә, сумкаларында яктырткыч элементлар булу бик кирәк!

Быел районда балалар катнашында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 17 яшьлек яшүсмер авыр тән җәрәхәтләре алган. Игътибарсызлык аркасында килеп чыккан һәлакәт бу.

Районда юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмас өчен, юллар төзекләндерү, юл билгеләрен урнаштыру буенча күп эш башкарыла.

– Җәй башында ук урам юлларына 18 километр озынлыгында “разметка” ясалды. Район үзәгендә тротуарларның буяулары яңартылды. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, гимназия һәм лицей янында өстәмә юл билгеләре куелды. Алты ясалма тигезсезлек ясалды. Юллар торышы да һәлакәтләрне булдырмауда зур роль уйный. “Яңарыш”, Аэропорт микрорайоннарында урау юллар ясалды. Юлларны яктырту максатында 1 меңгә якын яктырткыч алынды. Бүгенге көндә Кооператив урамында 200дән артык яктырткыч алыштырыла. Мәгариф учреждениеләре янында юллар, җәяүлеләр кичүләре һәм ясалма юл тигезсезлекләре яктыртыла, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Күпме генә аңлату эшләре алып барылса да, мәгълүмат чаралары бу хакта бик күп язса, сөйләсә дә, ни кызганыч, юл һәлакәтләре саны кимеми. Һәлакәтләрдән, бәла-казалардан үзебезне үзебез генә саклый алабыз. Сакланганны саклармын, дигән бит.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев