Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Сак булыйк!

ТР Министрлар кабинеты утырышында Татарстан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм аларны кисәтү турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Видеоэлемтә режимында утырышта район башлыклары да катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2025нче елның ун аенда Татарстанда 2704 юл-транспорт һәлакәте теркәлүен, шуның нәтиҗәсендә 275 кеше һәлак булуын әйтте. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә, юл-транспорт челтәрен үстерүгә багышланган видеофильм да күрсәтелде. 

– Узган ел белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны – ике очракка, һәлак булучылар саны 18 кешегә арткан. Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 43 кешегә кимегән. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе – машина йөртү культурасы җитмәү. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – һәркемнең җаваплылыгында. Әти-әниләр балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында исләренә төшерсен, киемнәрдә яктылыкны кайтаручы элементлар булуына игътибар итсен иде. Tелеграмдагы аноним чатка исерек машина йөртүчеләр турында хәбәрләр керү кимегән. Халык битараф булмасын иде, – ди Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов.

“Тормыш өчен инфраструктура” проекты иминлек мәсьәләсен күздә тотып гамәлгә ашырыла. “Республикада юл-транспорт һәлакәтләренең иң куркыныч төре – автомобильләр бәрелеше”, – ди Рөстәм Гарипов. 

– Каршы як полосага чыгу аркасында корбаннар саны кимесә дә, дистанцияне сакламау аркасында һәлак булучылар саны кискен артуын күреп торабыз. Һәлакәт нәтиҗәләренең авырлыгы буенча икенче урында – җәяүлеләрне бәрдерү, өченче урында – машинаның юл читенә төшеп китүе. Ә фаҗигаләрнең төп сәбәбе – иминлек каешларын эләктермәү, шул сәбәпле республика юлларында дүрт кеше һәлак булды. Бу уңайдан районда быел 57 рейд үткәрелде. 11 ай эчендә 410 шоферга иминлек каешын эләктермәгән өчен административ беркетмәләр төзелде, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Иң авыр ситуациянең төбәк юлларында булуы аерым билгеләп үтелде. Мондый юлларда һәлак булучылар саны 11 кешегә арткан. Федераль трассаларда юлларны дүрт полосага кадәр киңәйтү буенча эш алып барыла, төбәк юлларында бу эш – юк дәрәҗәсендә. Ике полосалы юлларның киң участокларында трос-киртәләр куллану мөһимлеге билгеләп үтелде. Узып китү тыелган юл участокларында катафота – яктылык кайтаручы җиһазлар кулланырга кирәклегенә басым ясалды. Белгечләр мондый җайланмаларның Воронеж һәм Тамбов өлкәләрендәге юлларда нәтиҗәле эшләвен дә әйтеп үтте.

– Юлның хәвефле урыннарында сигнал баганаларын куллану, төбәк юлларында тавыш полосаларын урнаштыру да файдага булачак. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрне бәрдерү куркынычы зур. 10 ноябрьдә Яр Чаллы – Сарман юлында җиңел машина җәяүлене бәрдергән. Җәяүле ясалма яктырту һәм кирәкле юл билгеләре булмаган җайга салынмый торган җәяүле кичүе аша үткән. Җәяүле үлеменнән соң да әлеге участокка тиешле юл билгеләре әлегәчә куелмаган. Җәяүле кичүләрен ясалма яктырту, голограммалар һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштыру җәяүлеләрнең һәлак булуын киметергә ярдәм итәр иде, – диде Рөстәм Гарипов.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә кимеми. 

– Юлны тиешсез урында чыгу, киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларның булмавы, балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләренең үтәлмәве, ата-аналарның җитәрлек кадәр мәгълүматлы булмавы һәм автомобиль юлларында балаларның үз-үзләрен тотышына контрольнең начар булуы фаҗигаләргә китерә, – ди Феликс Мәгъданов.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев