Республикада “Иминлек каешы” операциясе бара
Ул 1 мартка кадәр дәвам итәчәк
“Чара барышында 25 райондашыбызга административ беркетмә төзелде. Иминлек каешын эләктермәгән өчен штраф – 1500 сум. Ел башыннан бу төр юл кагыйдәсен бозган 41 кеше җаваплылыкка тартылды. Шул ук вакытта алкоголь кулланып рульгә утыручыларны ачыклау буенча да эш дәвам итә. Бәйрәм ялларында хәмер кулланып транспорт белән идарә иткән ике шофер тоткарланды, аларның эше судка җибәрергә әзерләнә”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев