Республикада “Җәяүле” операциясе барды
Операция барышында 12 административ беркетмә төзелде
24 июньнән 3 июльгә кадәр республикада “Җәяүле” операциясе барды. Оператив-профилактик чара җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан үткәрелде. “Машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүенә, җәяүлеләрнең юл аша чыгуларына аерым игътибар бирелде. Операция барышында 12 административ беркетмә төзелде. Балаларның киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булуын да әти-әниләр игътибарга алсын иде,” – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев