Районда янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар оештырыла
Хезмәткәрләр өчен инструктажлар үткәрелде, иминлек буенча белешмәлекләр таратылды һәм планлы эвакуация үткәрелде
Район оешма-предприятиеләрендә һәм бюджет учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар оештырыла. “Бу атнада график нигезендә “Мизгел” яшьләр үзәгендә, “Карина” кафесында, район мәдәният йортында, “Маяк” халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдык. Хезмәткәрләр өчен инструктажлар үткәрелде, иминлек буенча белешмәлекләр таратылды һәм планлы эвакуация үткәрелде. Татарстанда эсселек саклана. Мондый чорда иминлек мәсьәләсе бигрәк тә актуаль. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәркем төгәл үтәсен иде. Сүнми калган шырпы яки тәмәке төпчеге зур янгынга китерергә мөмкин”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге
инспекторы Вильям Тайбактин.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев