Район хакимиятенең актлар залында Террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды
Утырышны комиссия рәисе урынбасары Азат Әхмәтҗанов алып барды
Утырыш эшендә комиссия членнары катнашты. Авыл җирлекләре башлыклары утырыш барышын видео режим аша тыңлады.
Район эчке эшләр бүлегенең штаб җитәкчесе Ильдар Мамбетов бәйрәм чаралары вакытында җәмагать тәртибен саклау һәм террорга каршы чаралар планы белән таныштырды.
Балаларның җәйге ялын оештыру, лагерьләр эшчәнлеге хакында мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бәдретдинов сөйләде.
Баланлы авыл җирлеге башлыгы Данияр Гыйзетдинов җирлектә террорга каршы башкарылган эшләр һәм үткәрелгән чаралар белән таныштырды.
Террорга каршы комиссия секретаре Наил Бәдретдинов комиссия эшчәнлеге, комиссия карарларын үтәү буенча киңәшләрен җиткерде. Булып узган өйрәнүләр буенча фикерләрен белдерде.
Тыңланган чыгышлар буенча карарлар кабул ителде, фикерләр җиткерелде.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев