Янгын сүндерүчеләр профилактик визит ясый
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары Түбән Табын, Рус Шуган авыл җирлекләренә барды
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары Түбән Табын, Рус Шуган авыл җирлекләрендә гомер итүче алты гаиләгә профилактик визит ясады. “Җәйге каникуллар алдыннан социаль яктан уңышсыз, күпбалалы гаиләләрдә булдык. Өлкәннәр тарафыннан тиешле дәрәҗәдә контроль булмау аркасында балигъ булмаганнарның шырпы белән уйнавы бәла-казага сәбәп булып тора. Инвалид балалар тәрбияләүче һәм яшәү минимумы түбән булган күпбалалы гаиләләр яшәүче йортларга янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар урнаштырыла. Янгын хәбәрчеләре эшләү нәтиҗәсендә узган ел сигез йортта күңелсезлек очраклары булмый калды”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев