“Наркотикларсыз тормыш” операциясе узды
Профилактик чара кысаларында мәктәп яны лагерьларына йөрүчеләр белән әңгәмәләр үткәрелде.
1-10 июньдә Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” операциясе узды. “Профилактик чара кысаларында мәктәп яны лагерьларына йөрүчеләр белән әңгәмәләр үткәрелде. Укучылар наркотикларның зыяны, сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында фикер алышты. Операция барышында халык күп җыела торган җәмәгать урыннары да тикшерелде. Наркотикларның законсыз әйләнеше турында мәгълүмат булса, бу хакта 02 яисә 112 телефоннарына хәбәр итә аласыз. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны: 8 (843) 291-20-02 тәүлек буе эшли”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең штаб инспекторы Эльза Вахитова.
Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев