Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Мотоцикл – уенчык түгел

Транспорт белән идарә итүче яшүсмерләр җаваплылык тоймый кебек

Явымлы көннәрнең өстенлеге: урамда куркыныч итеп улап чабучы мотоцикллар тавышы ишетелми. Эссе коры көннәрдә кичке якта авыл мотоциклар тавышына күмелә. Авылны ничә тапкыр урыйлардыр, белмим. Бу мәхшәр авыл кешесе эшләрен төгәлләп йокларга җыенгач башлана. Берәү-икәү генә дә түгел, кайбер көннәрдә дистәгә җитә мотоцикллар саны. Кайберләренең утлары да янмый. Мотоцикл йөртүчеләр арасында башына шлем кигәннәре дә, кимәгәннәре дә бар. Авылга ЮХИДИ хезмәткәрләре килсә, машиналары күренсә, тавыш тына, мотоцикллар югала.

Юл хәрәкәте иминлеге турында полиция балаларга аңлату эшләре алып бара, штрафны әти-әни түли. Һаман да шул әти-әни кесәсенә суга. Баласының теләге белән мотоцикл, скутер яисә электросамокат алуы гына җитмәгән, штраф та түләргә кирәк! Ул теләгән әйберне алып бирмәгән өчен тавыш чыгаручы, әти-әнисенә янаучы балалар да бар арада. Андый мисалларны да ишетеп торабыз.

Бер танышым сөйли:

– 8 сыйныфта укучы улымның бер классташы – скутер, икесе электросамокат алдырган. Минем улым да электросамокат сорап җанга тия. Аның иң очсыз дигәне дә бер айлык хезмәт хакымнан кыйбатрак – 23900 сум тора. Самокат бәяләре 40 мең сумга кадәр. Әтисе: “Җәй көне эшкә урнаш та алырсың”, – дигән иде дә, улым: “Эш табып бирегез”, – дип чыгып китте.

8 сыйныф укучысы акча саный белергә тиеш кебек, әмма әти-әнисенең хәленә керергә, аларны тыңларга теләге юк. Башкаларга алганнар бит, нигә аңа да алмыйлар?! Баланың бөтен уе шул. 2 класс балаларына финанс-икътисад турында сөйләгәнче, өлкән сыйныфларга акча тотарга, экономияләргә өйрәтергә кирәктер?

Күршем сөйли:

– Кояш сүрелгәч, азрак тышта йөреп керик әле дип, оныгым белән урамга чыккан идек. Оныгым туп белән уйный. Туп артыннан йөгергәндә, чак кына мотоцикл астына килеп кермәде. Мотоцикл йөртүче дә – бала-чага: рульдән чак башы күренә, утын да яндырмаган. Оныкны тартып алып кына калдым, мотоциклдагы егет селкенмәде дә, юлын дәвам итте. Артыннан тагын дүрт-биш матай китте.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 28 июнь санында укыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев