Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Мөслимдә “Автоледи-2026” конкурсы узды

Төп җиңүче исеменә Зәлия Ибраһимова лаек булды

Мөслимдә ел саен зур кызыксыну уятучы “Автоледи-2026” бәйгесе үткәрелде. Быелгы автоярышта барлыгы сигез хатын-кыз катнашып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм машина йөртү осталыкларын күрсәтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча төп җиңүче исеменә Мөслим кызы Зәлия Ибраһимова лаек булды. Шулай ук бәйгедә катнашкан һәркем төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

Номинацияләр буенча җиңүчеләр:

  • Диләрә Шакирова – «Мисс иминлек»;

  • Резеда Бохарова – «Леди драйв»;

  • Лилия Шәймиева – «Юлдагы елмаю»;

  • Гүзәлия Әхмәтова – «Автоинтеллект»;

  • Айсылу Мадьярова – «Стиль һәм элегантлык»;

  • Алсу Хафизова – «Леди-виртуоз»;

  • Гүзәл Абеева – «Парковка остасы».

Бәйгедә катнашучы гүзәл затларга һәм җиңүчеләргә «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

“Автоледи-2026” конкурсы хатын-кызларның руль артындагы осталыгын, игътибарлылыгын һәм юллардагы җаваплылыгын тагын бер кат раслап, катнашучыларга да, тамашачыларга да күтәренке кәеф бүләк итте.

📸 Фото: Лилия Шәймиева репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев