Мөслим районында социаль яктан авыр гаиләләрдә янгын профилактика рейды үткәрелде
Ата-аналар һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктажлар үткәрелде, автоном хәбәр бирү җайланмаларының төзеклеге тикшерелде
3-4 декабрьдә "Торак" профилактика чарасы кысаларында, Мөслим һәм Сарман районнарының янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшчәнлеге буенча район бүлеге инспекторы, "Маяк" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә, Мөслим районында балигъ булмаган балалар яшәгән социаль яктан авыр гаиләләрдә ведомствоара рейд үткәрде. Ата-аналар һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктажлар үткәрелде, автоном хәбәр бирү җайланмаларының төзеклеге тикшерелде.
Вильям Тайбактин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев