Мөслим районында белгечләр торак секторны тикшерә
Янгын күзәтчелеге иминлекне тәэмин итү өчен рейдлар үткәрә
Районда “Торак” операциясе дәвам итә. Җәйге чорда бу операция аеруча актуаль булып, иминлекне тәэмин итү максатыннан үткәрелә. Узган атнада янгын күзәтчелеге, социаль яклау бүлеге һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан ялгыз яшәүче өлкәннәр, социаль яктан уңышсыз, күпбалалы гаиләләр яшәүче торак йортлар тикшерелде. "Йорт хуҗалары белән профилактик әңгәмәләр үткәрдек, белешмәлекләр тараттык. Рейдлар вакытында йорт территориясе, электр чыбыкларының торышы карала, кимчелекләр әйтелә”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев