Мөслим районы делегациясе Рубежное шәһәрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм китерде
Сәфәр барышында делегация гуманитар үзәктә дә булды

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
Татарстанның Мөслим районы гуманитар колоннасы Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәрендә булды һәм биредә яшәүчеләргә ярдәм китерде.
Шәһәр халкына җылыткычлар, төзелеш материаллары һәм азык-төлек тапшырдылар. Районда билгеләп үтүләренчә, Рубежноега мондый ярдәм беренче тапкыр гына китерелми, шуңа күрә гуманитар йөкләр халыкның актуаль сорауларын һәм урындагы вазгыятьне исәпкә алып формалаштырыла. Йөкнең бер өлешен көзге-кышкы чорга кирәкле әйберләр запасы буларак әзерләгәннәр.
Сәфәр барышында делегация гуманитар үзәктә дә булды.
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
«Безнең Рубежноега беренче тапкыр гына килүебез түгел һәм биредә җирле халыкка ярдәм итү буенча зур эш алып барылуын күрәбез. Һәр сәфәр алдыннан Ринат Садыйков һәм аның командасы белән элемтәгә керәбез. Бу юлы төзелеш материаллары, җылыткычлар һәм азык-төлек ярдәменең бер өлешенә басым ясадык. Без дә уртак эшкә үз өлешебезне кертәбез һәм командабызның моны аңлавы мөһим. Ә бирегә Татарстанның бөтен районнарыннан гуманитар ярдәм китерүләрен күргәч, бердәмлек һәм ярдәм аеруча сизелә», - дип билгеләп үтте Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин.
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
Сәфәр барышында шулай ук махсус операция зонасында хезмәт итүче Татарстан хәрбиләре белән очрашу да булды. Аларга автомобиль, мотоцикл, генераторлар, төзелеш материаллары, инструментлар, бензин пычкылары, мичләр, җылыткычлар, автомобиль шиннары, шулай ук туганнарыннан һәм район халкыннан адреслы посылкалар тапшырылды.
Альберт Хуҗин билгеләп үткәнчә, хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм аларның агымдагы ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырыла. Йөкне җыюда предприятиеләр, район халкы һәм хәрбиләрнең туганнары катнаша.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев