Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Мөслим лицее укучылары СПИДка каршы көрәш акциясендә катнаштылар

Чара кысаларында активистлар Мөслим халкы белән профилактик эш алып бардылар

Кичә «Самостоятельные дети» республика антинаркотик проектында катнашучылар, Мөслим лицее педагог-оештыручы Гүзәл Вагизова җитәкчелегендә, СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Красная ленточка!» акциясенә чыктылар.

Чара кысаларында активистлар Мөслим халкы белән профилактик эш алып бардылар, сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлегенә басым ясадылар, барлык кешене дә җаваплы булырга, сәламәтлекне кайгыртырга, зарарлы гадәтләрдән баш тартып, куркыныч авырулардан сакланырга һәм гомумән җәмгыятьнең сәламәтлеген сакларга чакырдылар.

Актуаль проблемаларга игътибарны җәлеп итү өчен, акциядә катнашучылар СПИДка каршы көрәш символы булган кызыл тасмалар тактылар. Мондый чараларны үз эченә алган проектлар һәм инициативалар халыкның хәбәрдарлыгын арттыру һәм сәламәт җәмгыять формалаштыруга ярдәм итү өчен дәвам итәргә һәм ныгытылырга тиеш.

Фото – Мөслим лицее архивыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев